Ачык Университет 2019 елның 9 февралендә барлыкка килде.
Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" проекты кысаларыннан үсеп чыкты. 2019 елның февраль, март, апрель айларында тарих, заманча мәдәният темаларына offline курслар узды. Ачык Университетта 100дән артык кеше белем алды. Лекцияләрне Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин, Дамир Исхаков, Хатыйп Миңнеголов, Илнур Миргалиев һ.б. танылган галимнәр укыды.
Бу эш иҗтимагый оешма тарафыннан башкарыла. Безнең такым яшь, белемле, креатив шәхесләрдән тора. Алар бүгенге көндә актуаль, күпләргә кызыклы булган темаларга лекцияләр яздыра, тирән белемле, заманча фикерләүче лекторларны эшкә җәлеп итә.
Ачык Университет – озак көтелгән тулы татар телле университет булдыруга зур адым. Киләчәктә милли университет булдыруга рәсми мөмкинлекләр тудырылгач, Ачык Университет аның өчен нигез булачак. Бүгенге көндә Ачык Университет нигездә онлайн-университет буларак эш итә. Университетта 1600дән артык студент белем ала.