Иң бөек 35 мөселман галиме

Ислам Тарих

Ислам галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Әбү Гали ибн Синаның (Әбүгалисина, 980-1037) «Тыйб белеме канун»ы ислам дөньясында гына түгел, ә бөтен Аурупада медицинаның нигезе булып саналган. Моңа иң ачык дәлил булып, әлеге китапның 600 елдан артык Аурупа университетларында уку әсбабы булып хезмәт итүе тора. Моңардан тыш, Әбүгалисина 29 төрле фән өлкәсендәге ачышлар авторы.

Борынгы мөселман табиблары: операция, эпидемия, микроблар

Фәхреддин әр-Рази (864-925) беренчеләрдән булып, су чәчәге һәм бизгәк авыруларын ачыклап тасвирлый.

Ахшәмседдин (1389-1459) микробларның барлыгын фаразлый.

Камбур Вәсим (1761 нче елда вафат) туберкулёз микробын барлыгын әйтә һәм аның йогышлы булуын хәбәр итә.

Ибраһим Җәссар (1009 нчы елда вафат) инде мең ел элек махау авыруының (проказа) сәбәпләрен тикшерә һәм аны дәвалау ысулларын тәкъдим итә.

Ибн Хатыйб (1313-1374) ваба авыруының йогышлы табигате турында фәнни фаразлар кыла.

Гомәр (Аммар) исемле ислам галиме моннан 9 гасыр элек күзгә операция ясаганда, бер аңа гына билгеле булган хирургия ысулы кулланган.

Гали ибн Габбас (994 нче елда вафат) яман шеш авыруына каршы операция ясый. Аның тарафыннан язылган «Китәб-әл-Мәлики» медицина энциклопедиясе үзенең актуальлеген бүген дә югалтмаган.

Ибн ән-Нәфис кан әйләнешенең «кече боҗрасын» якынча 300 елга Аурупа галимнәреннән иртәрәк тасвирлый, һәм әлеге ачышның барлык үзенчәлекләрен Ибн Синаның «Тыйб белеме кануны» китабының аңлатмасында җентекләп язып калдыра.

Беренче хастаханә 707 нче елда хәлифә Вәлид ибн Габделмәлик идарәчелеге вакытында барлыкка килә.

Алгебра һәм тригонометрия — мөселманнардан

Ислам галимнәре математика өлкәсендә дә зур уңышларга ирешә. Әлеге казанышларга бүгенге көн Аурупа галимнәре дә соклана. Танылган Аурупа галиме Жак Рислер «безнең Яңарышыбызның математика укытучылары мөселманнар булган» дип әйтеп калдыра. Алгебра фәненә нигез салучы  Әбү Габдуллаһ Мөһәммәд ибн Муса әл-Харәзми иң беренче булып «ноль» цифрын куллана. Алгебра өлкәсенең иң әүвәлге  «Әл-Җәбр үә әл-Мүгабилә» исемле китабын да ул яза. «Әл-Җәбр» сүзе китапның исеменнән алынып, көнбатыш галимнәренең әйтелешендә бераз үзгәреш кичереп «Алгебра» булып яңгырый башлый.

Бәттани (858-929), Жак Рислер фикеренчә, тригонометриягә нигез салучы кеше.

Әбүл-Уафа әл-Бүзҗәни  (940-998) тригонометрия фәненә «тангенс», «котангенс» һәм «косинус» төшенчәләрен керткән.

Нәсир әд-Дин Туси (1201-1274) тригонометрия фәненә багышланган беренче зур хезмәт авторы.

Ибн Юныс (Әбүл-Хәсән Гали ибн Габдеррахман әл-Мисри, 1009 нчы елда вафат) – тригонометриядә ачыш ясый: үзгәрмә формуласын таба.

Ньютонныкы дип саналган бином формуласын алгебрага Гомәр Хәйям кертә (1123 нче елда вафат).

Сәбит ибн Курра (901нче елда вафат) шулай ук Ньютонга кадәр үк дифференциаль исәпләүне ача.

Ил башлыгы — астроном

Астрономия дә мөселман галимнәрен кызыксындырган фәннәрнең берсе була. Ислам дәүләтләрендә зур шәһәрләрнең барысында да диярлек обсерваторияләр булган. Анда йөзләгән еллар дәвамында мөселман галимнәре фәнни тикшеренүләр үткәргән, гыйлемнең серләренә төшенгән. Аларның эшчәнлеге Джордано Бруно (1546–1601), Коперник (1473–1543), Галилей (1564–1642) кебек көнбатыш галимнәре өчен илһам чыганагы булып торган.

Ислам галимнәре йолдызлар урнашкан нокталарны һәм алар арасындагы ераклыкны үлчи торган коралны – астролябияне (устурлаб) камилләштерәләр.

Әбу Исхак Ибраһим әз-Зәркали (1029-1087) ул чордагы иң төгәл һәм кулланылышта иң җайлы астролябияне уйлап чыгара.

Мөселман галимнәре Җир планетасының шар формасында булуы һәм аның әйләнеп йөрүе хакындагы фикерне аурупалылардан күпкә алдан әйтә. Әбү Рәйхан Мөхәммәд ибн Әхмәд әл-Бируни Җирнең үз күчәрендә һәм Кояш тирәли әйләнүен заманында ук дәлилли. Һиндстанның Нандан шәһәре янында үткәргән тикшеренүләрдән чыгып, Бируни  Җирнең өслек мәйданын исәпләп чыгара ала. Моның өчен файдаланган ысул Аурупада «Бируни кагыйдәсе» дип йөртелә.

IХ-Х гасырларда ук өч бертуган Бәнү Муса: Мөхәммәд, Әхмәд һәм әл-Хәсән – Җир әйләнәсенең озынлыгын исәпләп чыгаралар.

Олугбәк обсерваториясе комплексы. Сәмәрканд тирәсендә

Олугбәк обсерваториясе комплексы. Сәмәрканд тирәсендә

Әбүл-Габбас Әхмәд әл-Фәрганиның астрономия өлкәсендәге хезмәтләре 700 ел дәвамында Аурупада уку-укыту әсбабы буларак кулланыла. Фәргани шулай ук Кояшта таплар булуын ачыклый.

Төрки бәйсез дәүләт хөкемдары Олугбәк тә (1394-1499) үзенең гомерен фәнгә багышлый. Сәмәркандта зур обсерватория төзи, үз дәверенең бөек астрономы буларак таныла.

Җәбир ибн Афлаф (XII йөз) аурупалылардан элегрәк йолдызларның яктылыгын һәм урнашкан җирен үлчәү өчен азимут почмагын таба. Алман астрономы Режинтан, шул ук юл белән, шундый ук нәтиҗәләргә 300 елдан соң килә.

Беренче аэроплан һәм кибернетика

Физика өлкәсендә Исмәгыйль әл-Җәзәри (1206 нчы елда вафат) үзенең «Китәб-әл-Хиял» («Хыяллар китабы») әсәрендә булачак кибернетикага нигез сала.

Ибн әл-Хәйсәм

Ибн әл-Хәйсәм турында инглиз тикшеренүе

Оптикага нигез салучы Ибн Хәйсам (965-1051) үзенең «Сурәтләр китабы» исемле фәнни хезмәте ярдәмендә Роджер Бэкон (1214-1294), Кеплер (1571-1630) һәм Леонардо да Винчи (1452-1519) кебек галимнәргә этәргеч бирә. Фәнни дөньяда әлеге китап 600 ел дәвамында фундаменталь  булып санала. Яктылыкның шарсыман көзгеләрдә чагылу механизмы аның исеме белән – «Әл-Хәзинә проблема»сы дип аталган (Аурупада Ибн Хәйсамны шулай атаганнар)

Ибн Гәрари (1100 нче елда вафат) беренче мәртәбә кыру станогын конструкцияли .

Габбас Ибн Фирнәс исемле галим 880 нче елда беренче тапкыр аэропланга охшаш аппарат ясый. Үзенең конструкциясе өчен ул тыгыз тукыма һәм кошлар каурыен куллана. Аңа шактый озак һавада очарга һәм уңышлы гына җиргә төшәргә насыйп була. Көнбатышта исә аэроплан ярдәмендә беренче очу 1903 нче елда гына була.

Пневматик туп — Фатыйх Солтан Мәхмәт

Химия турында сүз чыкканда, иң әүвәл Җәбир ибн Хайән искә төшә. Аның химия өлкәсендәге казанышлары Пристли (1733-1804) һәм Лавуазьенныкын (1743-1794) күпкә уздыра. Джордано Бруно аны хәтта даһига санаган. Берничә гасыр элек Җәбир төзегән махсус лабораториядә Бруно, фәнни тәҗрибәләр нәтиҗәсендә, күп кенә кислоталарны ачыклауга ирешә.

Разиның медицина гына түгел, химиягә керткән өлеше дә гаять зур. Ул күкертле кислота һәм чиста спиртны ачыклый.

Мөселманнар дары һәм туп кулланалар. Кысылган һава көче белән эшли торган (пневматик) тупны Фатыйх Солтан Мәхмәт (1432-1481) уйлап таба.

3 сәяхәтче + Американы фаразлаучы

Географиянең фән буларак оешуында мөселманнар зур роль уйный. Җирнең төрле почмакларын тикшереп чыккан Әвлия Чәләбинең (1611-1682), бөтен континент һәм материкларда йөргән Ибн Бәттутаһ (1304-1369) юлъязмалары бәяләп бетергесез тарихи һәм географик хәзинә булып тора.

Күп гасырлар элек Әбү Рәйхан Мөһәммәд Бируни дөньяда Америка барлыгын фаразлый.

Васко да Гама (1450-1554) сәяхәтләрендә 1984 нче елдан алып юл күрсәтүче (лоцман) – диңгезче мөселман Ибн Мәҗид Идриси (1100-1166) булган. Моннан 850 ел элек бүгенге карталарга бик якын булган дөньяның географик картасы төзелә.

1400 дару үләнен кем ачкан

Урта гасырларда зур ботаник һәм фармацевт данын казанган Ибн әл-Бәйтар (1190-1248) үзенең китабында 1400 гә якын дару үләнен тасвирлый. Бу фундаменталь хезмәт әлеге өлкәдә төп фәнни чыганак булып саналган.

Камал әд-Дин әд-Дамири атлы галим (1349-1405) үзенең «Хәятүл-хайван» китабында хайваннар дөньясы табигате турында төгәл мәгълүматлар туплап, зоологияне фәнни яктан шактый баета.

Кәгазь җитештерү буенча беренче фабрика 794 нче елда Багдад шәһәрендә Ибн Фазлан тарафыннан төзелә. Моңа охшаш фабрика 800 нче елда Мисырда һәм 950 нче елда Андалусия шәһәрендә (Испаниянең көнчыгышында урнашкан) төзелә. Аурупада мондый фабрикалар соңрак эшли башлый: Византиядә – 1100, Сицилиядә — 1102, Алманиядә — 1228, Англиядә 1309 нчы елларда.

Алия Мәссарова тәрҗемәсе

Чыганак: http://giylem.tatar/archives/661


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт