Кеше нигә дини була?

Дин

Диннәрне өйрәнү фәне (религиоведение) мөстәкыйль рәвештә яшәми диярлек. Ул һәрвакыт башка һуманитар фәннәр белән аралаша һәм кисешә. Мәсәлән, диннең социологиясе гомуми социология фәне белән, ә диннең фәлсәфәсе гомуми фәлсәфә белән тыгыз мөнәсәбәт саклый. Бу җәһәттән феноменология фәненең диннәрне өйрәнүгә тәэсире аерым игътибарга лаек.. Диннең феноменологиясе заманында (XX гасырның беренче яртысында) динне өйрәнүнең асылы булырга ният тоткан. Һәрхәлдә, аны шул дәрәҗәгә күтәргәннәр. Бу фәнни юнәлешенең нигезендә исә Рудольф Отто һәм аның китабы яткан.


1917 елда алман теологы һәм фәлсәфәчесе Рудольф Оттоның «Изге» дип аталган хезмәте дөнья күрә. Аны узган гасырның «теологик бестселлеры» дип тә атыйлар. Ул күп телләргә тәрҗемә ителә, озак вакыт дәвамында белгечләр аның нигезендә яңа хезмәтләр яза, аннан илһам таба.


Бу кадәр кызыксыну һәм авторга хөрмәтнең сәбәбе нәрсәдә булган соң? Китапның исеме тулысынча болай яңгырый: «Изге. Илаһилык идеясендәге иррациональ фактор һәм аның рациональ белән бәйләнеше». Исеменнән аңлашылганча, беренче чиратта сүз ниндидер “изге” күренеш турында бара (бу урында изге сүзе сыйфатны белдерә, исемне түгел). Отто махсус рәвештә алман телендәге «göttlich» (изге) сүзеннән баш тарта һәм аның урынына «нуминоз» дигән төшенчәне кертә (латинча numen – илаһ дигән сүз). Бу гамәлгә баруның сәбәбе шунда ки, хәзерге Аурупа телләрендә борынгы изге сүзе әүвәлге мәгънәсен югалткан диярлек, чөнки аңа хәзер әхлакый һәм рациональ компонентлар да өстәлгән.


Борынгы кеше өчен изге дип кадерле яки үтә дә яхшы кеше яки әйбер вә күренеш кенә аталмаган. Бу сүзнең болай гына тоеп булмый торган иррациональ өлеше дә булган. Аны Отто нуминоз дип атый. Изгенең асылы нуминозлыкта яшерелгән. Дини кеше булу – ул билгеле бер тәҗрибә кичерү. Әмма нинди тәҗрибә соң? Отто өчен бу нәкъ менә нуминоз белән очрашу тәҗрибәсе. Нуминоз нәрсә – кешедә гөнаһлылык, мәхлуклык, коточкыч курку, тирән ихтирам, соклану, мәхәббәт кебек хисләрне уятырга сәләтле нәрсә: Бүтән, Трансценденция, Алла. Моннан башка дин була алмый.


Кешенең нуминоз белән очрашуы тәкъвалык хисе белән бергә үрелеп бара. Нуминозлыкны сер көчәйтә. Шуңа күрә дә һәрбер диндә очрый торган элемент ул – сер. Шуның нигезендә дини тәҗрибә кысаларында изгене хис итүнең берничә формасы ачыклана. Алар менә нинди тәртиптә күзаллана:

  • Мәхлуклык хисе (ягъни Зат тарафыннан барлыкка китерелгәнлек хисе, Kreaturgefϋhl);
  • Мистик кот очу (Mysterium tremendum), ул үз чиратында моментларга бүленә:

а) Кот очу (Tremendum)
б) Галилек (Majestas)
в) Илаһи энергия (Energicum)
г) Сер (Mysterium)

  • Соклану (Fascinans)
  • Нуминоз кыйммәт буларак Изге (Sanctum als numinoser Wert)

Боларның беренчесе – мәхлукат хисе. Отто аны күпмедер дәрәҗәдә «бәйлелек хисе» дип тә атый һәм аның табигатен аңлата. Бу гади генә бәйлелек түгел, әлбәттә. Мәхлукат булу – Кем дә булса тарафыннан барлыкка китерелгән, яратылган булу. Мәхлук үзенең бушлыгында бата һәм Барлыкка Китерелмәгән алдында баш ияргә мәҗбүр була. Син буш, син юк, ә менә нәрсәдер бар һәм Ул сине дә барлыкка китергән. 


Мистик кот очу халәте (Mysteriym tremendum – кот очарга мәҗбүр итә торган сер), яки кот очарга мәҗбүр итәрдәй сер, кешенең җанын дулкынланырга, шаккатырга, аптырарга һәм сокланырга мәҗбүр итә. Аның формалары төрле, кемдер калтырый, ә кемдер тып-тыныч кала. Аның моментлары дип аталган өлеш яки формалары аны аңларга мөмкинлек бирә.


Кот очуның үзен tremendum дип атыйлар. Бу борынгы диннәргә хас булган күренеш: нәрсәдер беренче чиратта котны очыра, куркыта, яклау эзләргә мәҗбүр итә. Катлаулырак диннәрдә ул сизелер-сизелмәс кенә саклана, әмма барыбер дини кеше Бердәнбер Алла турында уйлаганда да күпмедер дәрәҗәдә ихластан коты алына, куркуга бирелә ала.


Икенче момент – Галилек, ягъни majestas. Гали булу – бар нәрсәдән югары, һәр нәрсәгә кодрәтле булу дип аңлатыла. Безне куркыткан нәрсә шул ук вакытта әле кодрәтле, югары, бөек нәрсә дә әле ул. Шуңа да Отто аңа Галилек дигән исем бирә.


Илаһи энергия моменты исә кешенең дәрте, хиссиятләр белән тулы асылы, ихтыяры, көче, хәрәкәте, эшчәнлеге, омтылышлары белән бәйле. Бу моментны кичергәндә кешенең хәрәкәт итәсе, гамәл кыласы, ихлас буласы килә.


Сер, ягъни mysterium моменты, бөтенләй Бүтән нәрсә белән очрашуны аңлата. Отто без аңлый ала торган Алла – Алла түгел, дигән гыйбарәне китерә. Дини хис яки фәлсәфи фикер гаҗәпләнүдән туа дип әйтсәк, бу очракта кешенең нәкъ менә Бүтән, серле, аңлашылмас белән очрашудан туган гаҗәпләнүдә дини хисләрнең башы дип нәтиҗә ясый алабыз.


Әмма Сер гаҗәпләндереп кенә калмый. Ул үзенә ияртә, чөнки гаҗәпләнү белән могҗиза арасында ныклы элемтә бар (татар телендә бу сүзләр гарәпләрдән кергән, ә аларда исә тамырдашлар). Сер әсәрләндерә, әсир итә һәм сокланырга мәҗбүр итә. Отто моны нуминозның fascinans өлеше дип атый. Хәлбуки, шул ук сокландыргычның икенче ягы да бар: нуминоз ямьсез яктан да куркыта яки шаккаттыра ала.


Отто нуминоз кыйммәтләрнең һәртөрле объектив кыйммәтләрнең иррациональ нигезе һәм башлангычы дип саный. Шуңа күрә дин, нинди әхлакый схемаларга салынса да, һәрчак вөҗданның эчке obligatio, ягъни бурычы, аның эчке бәйлелеге булып кала. Әмма изге китапларда яки дини өйрәтмәләрдә тасвирланганнарны ихласлык белән кабул итәр өчен, кеше үзе яңадан нуминозны кичерергә тиеш. Шуңа күрә без индивидуаль кичерешләр турында да сөйли алабыз. Дини хисләрнең бер башы тәрбиядә һәм өйрәтүдә, традициядә булса, икенче башы – шәхси рухи кичерешләрдә. Әлбәттә, икенчесе беренчесе белән тыгыз бәйле: бер үк күренешне дин белән таныш кеше бер яктан аңлатса, дини традициядән читтә үскән кеше аңа башка аңлатма табачак. Әмма чын мәгънәсендә дини капиталдан мәхрүм кеше бармы соң ул? Безнең мәдәният беркайчан да тулысынча секуляр булып җитә алмаячактыр, бәлки?


Отто тәкъдим иткән феноменологик схема (феноменологик, чөнки Изге монда феномен, күренеш буларак өйрәнелә) диннәрне өйрәнүчеләр өчен озак еллар дәвамында төп коралларның берсе булса да, хәзерге вакытта ул методологик нигез буларак кулланылмый диярлек. Ул тасвирлаган моментларның психология һәм нейрофәннәрдә дәлиле әлегә табылмады. Әмма нуминоз белән очрашуның теге яки бу дин тарафдарының биографиясендә мөһим мизгел булуын күпләр раслый алыр шикелле.


Ачык Университет

2021 Ачык Университет. Барлык хокуклар якланган.

CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт

CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт