Музыка министры. Нәҗип Җиһанов

Тарих Музыка

Эшчәнлегенә төрледән-төрле бәя бирелгән, хәтта «музыка министры» дип тә йөртелгән бу шәхесебез милли классик сәнгать өчен ниләр эшләгән соң?

Нәҗип Җиһановны XX гасыр татар музыка сәнгатенең иң зур эшлеклесе дип атыйлар. Аның киңкырлы һәм актив эшчәнлеге шундый бәя бирергә мөмкинлек тудыра. Татар музыкасы тарихының күп кенә әһәмиятле вакыйгалары Җиһанов исеме белән бәйле. Ул ярты гасырдан артык иҗат белән шөгыльләнеп, бай мирас калдырган композитор гына түгел. Җиһанов — татар музыка сәнгатенең иң нәтиҗәле һәм киңкырлы эшлеклесе. Татарстанда бүген эшләп килгән музыка белән бәйле оешмаларның һәммәсе дә диярлек (Казан консерваториясе, Татар опера һәм балет театры, Дәүләт симфоник оркестры, Композитор берлеге, Консерватория каршындагы урта махсус музыка мәктәп-лицее) Нәҗип Җиһановның гаҗәеп көчле иҗади энергиясе ярдәмендә барлыкка килгәннәр яисә инде аның тырышлыгы белән хәзерге дәрәҗәләренә кадәр күтәрелгәннәр.

Җиһановның әнисе

Нәҗип Җиһановның әнисе

Сәләтле ятим бала

Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә (хәзерге Казакъстанның Уральск шәһәре) туа. Атасы Гаяз Садриҗиһан улы Сембер губернасы, Кормыш өязе, Петрякс волосте, Сабачай авылыннан. Әнисе — Газизә Садырҗиһанова

Нәҗип бик яшьли ата-ана назыннан мәхрүм кала: бер яшендә әтисе, биш яшь тулганда әнисе вафат була. Шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яши торган була. Казанда ул Татар сәнгать техникумына укырга керергә омтылып карый, тик берни дә барып чыкмый. Музыка грамотасын белмәсә дә, бик талантлы бу баланы имтиханнар вакытында мөгаллим Нина Шивалина күреп ала һәм бер ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны Нәҗип Җиһанов, ниһаять, техникумга керә.

Казан — Мәскәү — Казан

Литинский укучылары

Н.Җиһанов, Ф. Яруллин, Ә. Фәйзи Мәскәү консерваториясе профессоры Г.И. Литинский белән. Мәскәү, 1937 ел.

Фортепиано буенча — М.Пятницкая классында, виолончель буенча Р.Поляков классында укый. Ике ел техникумда белем алганда Нәҗипнең уңышларына композитор Александр Ключарев игътибар итә һәм, аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931 елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Әлеге уку йортын 1935 елда тәмамлый. Аннан талантлы студентны консерваториянең өченче курсына кабул итәләр. Ул монда Г. Литинский җитәкчелегендәге композиция классында белем ала. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.

Беренче симфония, беренче опера

1937 елда ТАССР Дәүләт филармониясе ачылу тантанасында, татар музыкасы тарихында яңа жанр буларак, аның «Беренче симфония»се башкарыла.

1938 елда ул диплом эшен — «Качкын» операсын иҗат итә. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь Җиһановтан үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язуын сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдәге бер композиторга да «Алтынчәч»кә көй яздыртып карый, әмма ул бик коры чыгып, Җәлил әсәре рухын чагылдыра алмый. Нәҗип Җиһанов язган операның премьерасы исә Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә — 1941 елның июлендә була. Беренче тапкыр куелуында ук халык мәхәббәтен яулаган бу әсәр соңрак Сталин премиясенә лаек була.

Консерватория

1943 елда Н.Җиһанов Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. 1944 елда ул ТАССР Министрлар Советына Казанда консерватория ачу турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. СССР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә, 1945 елның 13 апрелендә РСФСР карамагындагы Казан дәүләт консерваториясе ачыла. 1945 елның июнендә Н.Җиһанов әлеге уку йортының директоры итеп билгеләнә. 1953 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә. Композитор 40 елдан артык консерваториянең директоры (соңрак — ректоры) булып эшли.

Җәлилне аклап

Нәҗип Җиһанов һәм “Алтынчәч” операсының либретто авторы Муса Җәлил (уңнан беренче) опера өстендә эшләгән чорда. “Васильево” ял йорты, 1940 елның июнь ае

Нәҗип Җиһанов һәм “Алтынчәч” операсының либретто авторы Муса Җәлил (уңнан беренче)
опера өстендә эшләгән чорда. “Васильево” ял йорты, 1940 елның июнь ае

Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән «Шагыйрь» исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма күпмедер вакыттан соң, төп геройның Җәлил образы белән бәйле булуы, аңлашылгач, җитәкчелек карары белән әсәр репертуардан төшереп калдырыла. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов «Шагыйрь» операсы нигезендә «Җәлил» операсы яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың милли театрында уйнала. Бу опера өчен, аңа 1958 елда ТАССРның Г. Тукай исемендәге бүләге бирелә.

Җитәкче буларак

1957 елда композиторга СССРның Халык артисты дип игълан ителә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1981 елда исә Җиһановка Социалистик Хезмәт Батыры исеме бирелә. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеген җитәкли, өч тапкыр СССР Дәүләт бүләге, Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Нәҗип Җиһанов — 8 опера, 3 балет, 17 симфоник әсәр, күпсанлы камера, вокал өчен һәм инструменталь әсәрләр, сюита, җыр, романслар авторы. Аның иҗатында милли рух белән беррәттән, рус һәм Европа музыка сәнгате әсәрләренә хас төсмерләр дә яңгыраш таба.

Хәтер

Н.Г. Җиһановның соңгы фоторәсеме. 1988 елның 1 июне. Уфа шәһәре

Н.Г. Җиһановның соңгы фоторәсеме. 1988 елның 1 июне. Уфа шәһәре

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфада «Җәлил» операсының яңартылган концерт вариантын башкарганнан соң кинәт вафат була. Җәсәде Казанның Арча зиратына күмелгән.

2001 елда Казан дәүләт консерваториясенә Нәҗип Җиһанов исеме бирелде. Гомеренең соңгы 20 елын кичергән йортта композиторның мемориал музей-фатиры ачылды. 2006 елда бу йортка истәлекле такта куелды. Казанның 93 нче гимназиясендә дә композиторның музее бар.

2016 елдан башлап, композитор исемен йөртүче «Мирас» татар музыкасы фестивале уздырыла.

Тулырак мәгълүмат

Татарстанның архив хезмәте сайтында Нәҗип Җиһанов белән бәйле төрле документлар урнаштырылган. Алар белән ирекле рәвештә танышырга мөмкин. Татарстан Милли китапханәсе сайты исә аның турында тулы биобиблиографик белешмәлек тәкъдим итә. VK.com социаль челтәрендә Җиһанов иҗатын сөючеләрнең төркеме эшли. 

Бүгенгесе көндә дә Нәҗип Җиһановның иҗаты актуаль булып кала бирә. Аның мирасы гаҗәеп бай һәм хәзерге татар музыка сәнгате шул мирасны өйрәнүен һәм куллануын дәвам итә.

Айдар Шәйхин әзерләде.

Фото Татарстан Милли китапханәсе сайтыннан алынды.

Кулланылган чыганаклар

1. Дулат-Алеев В.Р.   Назиб Жиганов: личность, творчество, контексты истории

2. Композитор Нәҗип Җиһанов // Мәгариф.- 2011.- № 2.- С.85

Чыганак: http://giylem.tatar/archives/346


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт