Салих Сәйдәш турында истәлекләр

Музыка Тарих

«Әтием турында» (Альфред Сәйдәшев)

Әбиемнән әтиемнең бала чагы турында сорашсам, ул мина аның кузна уйнарга яратучы, бик тере, ләкин тыңлаучан һәм яхшы укучы малай булып үсүен сөйли иде. Бермәл күгәрчен очырту белән дә мавыгып алган. Хәзер анык кына әйтә алмыйм, ни сәбәптәндер, аны бу шөгыленнән бик тиз арындырганнар. Шулай да әтиемнең кош-корт, җанварларга мәхәббәте гомергә сакланды. Әбием әйтүенчә, әтием кечкенәдән үк музыкага бик хирес булган, җырларга яраткан, гармунда уйнарга бик иртә өйрәнгән.

Тормышта әтием йомшак, иркен күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. Мин аның кайчан да булса без — балаларга кычкырганын хәтерләмим, әмма шуңа карамастан, безгә карата үзенчә таләпчән дә иде: ул бервакытта да безгә кунаклар барында алар тирәсендә кирәкмәгәнгә буталып йөрергә, олылар сүзенә кушылырга рөхсәт итмәде. Тупас мөгамәләне яратмый иде, бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә тырышты. Әминә апасын бик ярата, олылый иде. Җизнәсе Шиһап Әхмеровны да ихтирам итә иде.

Минем хәтеремә әтиемнең фольклорчы һәм курайчы И. Мусин белән З. Яруллинны гадәттән тыш, әйтер идем, аерата бер ягымлылык белән яратуы сеңеп калган. Заһидулла абыйны, Казанга килгән вакытларында, бик еш кунарга алып кала торган иде дә, безгә яшь вакытларында Заһидулла абый белән кинотеатрда пианист-иллюстратор булып эшләп йөргән вакытларын күңелле итеп сөйли торган иде.

Әтиемнең үз гомерендә иң яратмаганы хат язу белән чыгыш ясау булды. Әмма дуслары һәм танышлары арасында ул иң кызыклы гәптәш һәм искиткеч әңгәмәче иде. Утызынчы елларда әтием үзенең балалык дусты Мансур Мозаффаров белән аерылгысыз, алар гел бергә була иделәр.

Миңа әтиемне иҗат итеп утырган чакларында күзәтергә туры килмәде диярлек, ник дигәндә, ул инструмент янына барып утырып эшкә тотынса, без аның бүлмәсенә кермәскә, мөмкин кадәр аңа комачауламаска тырыша идек. Ул үз әсәрләрен язганда шагыйрь яки драматург белән һәрвакыт бергә киңәшеп эшли иде. Бу җөмләдән миңа бигрәк тә аның Таҗи Гыйззәт белән бергә эшләгән вакытлары истә калган.

Әтием Чайковский операларын һәм Бизеның «Кармен»ын бик ярата иде. Мин аның берничә мәртәбә шушы спектакльләр барган чагында театрда кулына шул операларның партитураларын тоткан хәлдә 4— 5 нче рәтләрдә утырганын күргәләдем. Утырыр, тыңлар, чыгып китәр, аннан тагын кереп тыңлар иде. Ул операның кайбер өлешләрен бик җентекләп өйрәнә иде, ахрысы.

Әтием сәхнәгә менеп дирижерлык итә башласа, мин аның йомшак, сыгылмалы хәрәкәтләренә карап соклана идем, ә кайвакыт (үз әсәреме, яки башка кеше әсәреме) башкарганда аның алдында әсәрнең партитурасы булмау мине бик гаҗәпкә калдыра иде.

Әтиемнең пианинода уйнау белән мавыгуы утызынчы елларга туры килә. Аның уйнавын мин сәгатьләр буе тыңларга әзер идем.

Ул Көнбатыш Европа композиторлары — Шопен (бигрәк тә аның җиденче вальсын), Штраус, Кальман («Сильва» опереттасыннан кайбер өзекләрне), Григ, шулай ук Чайковский пьесаларын рәхәтләнеп уйный иде. Уйнала торган әсәр- безгә яхшырак аңлашылсын өчен, ул музыка яңгырашына бәйләп төрле хикәяләр уйлап чыгарып сөйли иде. Мәсәлән, «Титаник» маршын башкарганда күз алдыбызга зур океан лайнерының мәһабәт айсберг белән килеп бәрелү күренешен тасвирлый-тасвирлый уйнар иде. Яки үзенең «Шәрекъ биюе»н уйнаганда безгә Көнчыгыш халыкларының тормыш-көн күрешен сурәтләп бирә иде.

Әтиемнең иң оста башкарганы татар халык көйләре иде. Ә үз көйләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы белән генә уйнады. Импровизацияләр уйнарга бик яратты, әмма күбесен язып алмый иде. Заказ буенча язарга яратмады. Күп вакыт шагыйрьләр аңа җыр язуны үтенеп үзләренең шигырьләрен алып киләләр яки почта аркылы җибәрәләр иде. Шул рәвешле җыелган текстлар өемен әтиемдә үземнең күргәнем бар. Әмма ул аларга тотынып та карамый иде.

Чыганак: http://giylem.tatar/archives/2988


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт