Татар әдәбияты һәм суфичылык

Тарих Әдәбият

Идеологик күренеш буларак, суфичылык VIII гасырларда гарәп дөньясында туа һәм IX-XII йөзләрдә фарсы, төрки һәм башка мөселман халыклары арасында тарала. Аның тууы һәм таралуы шул дәвердәге феодаль тормыш, социаль тигезсезлек, иҗтимагый каршылыклар һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла.

Суфичылык – ислам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул кешенең үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы белән Аллага якынаюын һәм кушылуын күздә тоткан төрле системадагы дини-фәлсәфи карашлардан һәм йолалар җыелмасыннан гыйбарәт. Суфичылык фәлсәфәсе дөньяви тормышка түбәнсетеп карый, илаһи мәхәббәтне, ялгызлыкны идеаллаштыра. Ул кешегә хис-тойгылар, эмоцияләр аркылы тәэсир итүне өстен күрә. Шуңа күрә ул сәнгать чараларыннан – әдәбият һәм музыкадан – иркен файдалана.

Әлеге күренеш әдәбиятка да үз өлешен кертми калмый. Суфичылык әдәбияты – ул суфичылык тәгълиматын нигез иткән, суфичылык идеяләрен үзәккә алган әдәбият. Суфичылыкта Аллаһ юлына чыккан кешенең кәефе “хәл” дип атала һәм аның тугыз төре әйләнешкә керә: Аллаһка якынлыкны сизү, илаһи гыйшык, гөнаһлы булуны төшенү, Аллаһның кичергәненә өмет итү, хис ташкыны, дуслык-якынлык, рухи тынычлык, Аллаһны күрә алу өмете, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану. Әдәбият шул халәтләрне сәнгатьчә гәүдәләндерә.

Төрләре

Суфичылык әдәбиятының дүрт төре була:

  1. Илаһи мәхәббәт хакында. Әлеге төрдә герой Аллаһка булган мәхәббәтен чиксез итеп күрсәтә, ул бары тик аңа гына табына, башына нинди генә бәла килсә дә Аңа сыена, Аннан ярдәм көтә. Гомумән, әсәрнең башыннан ахырына кадәр Аллаһка булган мәхәббәт хакында җырлана.
  2. Саф суфи. Биредә суфиның эчке халәтен, күңелен җиткерү төп максат итеп алына: аның теләк-омтылышлары, дөнья, Аллаһ хакында уйланулары һ.б.
  3. Фәлсәфи – Аллаһ һәм яшәеш хакында уйланулар белән сугарылган суфичылык әдәбияты.
  4. Дидактик. Әлеге төр әдәбият үгет-нәсыйхәт формасында була.

Суфичыл әдәбиятта  мәхәббәт, кеше кадере, дөньяның фанилыгы, нәфеснең явызлыгы, җәмгыять әхлагы кебек темалар популяр була. Суфи шагыйрьләр рухи кичерешләрен, сагыну-сагышларын, теләк-омтылышларын тәсаувыфи яки дини мәгънә эчендә аңлаталар. Суфи язучыларның күренекле вәкилләре булып, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганыйлар санала. Соңыннан әлеге традицияләрне Өмми Кәмал, Колшәриф,  Мәүлә Колый, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки иҗатларында да күрергә була.

Жанрлар

Дини әдәбиятыбыз, мирасханәләрдә шактый гына тупланса да, филологик җәһәттән аз өйрәнелгән. Аның нинди жанрлары, төрләре булуы хакында да мәгълүматлар аз. Ләкин татарлар арасында таралган иң күренекле жанрлар:

  • Тәүхидләр (гарәп. бер итү, берләштерү, бер кылу. “Аллаһтан кала илаһ юк” тәкъбирен кабатлау һәм моңа инану);
  • Сиратен-нәбиләр яки сирәләр (Мөселман әдәбиятының бер «гыйльми», документаль, әгәр алай дип әйтергә яраса, тармагы «сийәр» («сирә») дип атала. Сийәр –гарәпчәдән «китү» белән бәйле; бер кешенең рухи-мәгънәви хәл-гамәле дигәнне аңлатучы «сийрәт» сүзенең күплек сан формасы. Заманнар узу белән ул биография мәгънәсен ала һәм аеруча хәзрәти Мөхәммәднең тәрҗемәи хәлен аңлатучы әсәрләргә шул исем бирелә башлый.);
  • Мигъраҗнамәләр (Мөхәммәд пәйгамбәрнең мигъраҗы хакында сөйләүче яки шуның белән мөнәсәбәттә язылган әсәргә яки әдәби парчага бирелгән исем.);
  • Мәүлидләр (Пәйгамбәрнең тууы турындагы риваятьләр);
  • Мәдхияләр (мактау эчтәлегендәге лирик җанр);
  • Нәгыйтьләр (Классик Көнчыгыш поэзиясендә хәзрәти Мөхәммәдне мактап язылган шигырь);
  • Тәзкирәтел-әүлиялар;
  • Мөнакыйбнамәләр;
  • Рамазанияләр;
  • Дини дастаннар;
  • Кыйссалар (Кыйссада, гадәттә, нинди дә булса гадәттән тыш, кызыклы, мавыктыргыч, драматик, гыйбрәтле вакыйгалар, хәлләр хикәяләнә, бәян ителә. Сюжет үстерелеше кайвакыт лирик кичерешләр, төрле уйланулар белән кушып бирелә.);
  • Мөнәҗәтләр (Асылын Аллаһка мөрәҗәгать итеп моң-зарларны сөйләү яисә фаҗигагә тарыган, кыен хәлдә калган лирик геройның хис-кичерешләрен бәян кылу тәшкил итә);
  • Мәрсияләр (Шәрык һәм татар әдәбиятында вафат булганнарны мактау, аларның күркәм сыйфатларын бәян итү шигырье) һ.б.

Кыскасы, суфичылык – Шәрык, шул исәптән татар дөньясында мең елдан артык тарихы булган гаять катлаулы, киң таралган күренеш. Әлеге күренешкә кагылган фикерләр әледән-әле үсеп, яңа яклары ачылып тора. Әдәбиятка ясаган йогынтысы да зур игътибарга лаеклы: әсәрләргә яңача төсмер, чорга кызыклы карашлар алып килә.

Өстәмә укыр өчен, «Татар әдәбияты тарихы»(Алты томның беренчесе – 356 б., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.- 565 б.) тәкъдим ителә.

Айсинә Салахова мәкаләсе

Чыганак: http://giylem.tatar/archives/2506


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт