Татар әлифбалары тарихы

Тел Әдәбият Тарих

Төрки халыкларның язу тарихы борынгыдан килә. Һәр язу системы халыкның төрле тарихи этапларын ала. Моннан тыш, язу системы белем таралышы өчен кирәк. Әлеге мәкалә төрки-татар әлифбалары тарихын тасвирлый.

 

Рун язуы

Күктөрк әлифбасы/Борынгы Төрки әлифба/Орхон әлифбасы

6-13 гасыр

Төркиләр иске төрки телендә сөйләшкәннәр һәм борынгы төрки язуын кулланганнар. Әлеге язу төрки авазларны төгәл билгеләгән, язу әйтелешкә буйсынган. Әлифба 38 хәрефтән торган, сүзләр арасында ":" билгесе куелган. Язу юнәлеше: уңнан сулга таба.

𐱅𐰭𐰼𐰃

[тңри] бүгенге татар телендә әлеге сүз "тәңре" рәвешендә саклана.

Күктөрк әлифбасы

Йоллык тәген исемле Төрки каһаны – беренче билгеле төрки шагыйре, язучысы һәм тарихчысы. Бертуган Күлтәген һәм Белгә каһан, аларның атасы Илтәриш каһан (Котлыг) хөрмәтенә ташһәйкәлләр авторы нәкъ Йоллык тәген булган дип  исәпләнә. Әлеге язмаларны укып, төркиләрнең мәдәнияте, шигърияте, тарихы һәм дәүләтчелеге турында күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.

 

 

Белгә каһан (сулда) һәм Күлтәген (уңда) хөрмәтенә ташһәйкәлләр

 

Күктөрк хәрефләре белән язылган һәйкәлләр Рәсәй, Казакъстан, Кыргызстан, Кытай һәм Монголстан җирләрендә табыла.

 

 

Белгә каһан хөрмәтенә куелган һәйкәлташ – “татар” сүзен кулланган беренче тарихи документ: сүз “утыз татар” һәм “тугыз татар” кабиләләре турында барган.

 

Эпиграфик таш һәйкәлләр: эшкәртелгән ташта – beñkü taş (мәңге таш), табигый йомры ташта – bitig taş (язма таш),

Металл һәйкәлләр: тәңкәләр, көзгеләр, кәсәләр – яхшы сакланганнар.

Агач такта, пергамент, ефәк, кәгазьдә язылган хәрефләр, кызганычка каршы, начар сакланган.

Кулъязмаларның кечкенә өлеше Көнчыгыш Төркистанда сакланган. Иң яхшы сакланган кулъязма китап: "Ырк Битиг" (Фалнамә/Күрәзәләр китабы).

 

"Ырк Битиг" битләре

 

Болгар руннары

6-10 гасыр

Борынгы болгарлар да руник әлифба кулланганнар. Ул Бөек Болгар, Дунай буе Болгары, Идел буе Болгары дәүләтләрендә һәм Хәзәр каһанлыгында таралган булган. Язылышы: сулдан уңга.

 

Болгар руннары (Петер Добрев җәдвәле)

Гарәп әлифбасы

Иске имлә

10-20 гасыр

Гарәп әлифбасы идел буе болгарлары арасында 9-10 гасырдан бирле тарала башлаган. Болгарларның күпчелеге ислам динен кабул иткәч, гарәп әлифбасы руннарны тулаем алмаштырган. Әлеге хәрефләр 1000 елдан күбрәк кулланылышта булган һәм төрки-татар мәдәниятенең зур өлеше булып тора. Гарәп хәрефләре белән Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер һ.б. ханлыкларның мәдәнияте язылган.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы – гарәп әлифбасында язылган, татар әдәбиятының нигезе булган әсәрләренең берсе.

 

Иске имлә

 

“Кыйссаи Йосыф”

 

Пётр беренче манифесты

 

“Ил” (Санкт-Петербург, 1913 – 1915); “Казан мөхбире” (Казан, 1905 – 1911); “Вакыт” (Ырынбур, 1906 – 1918); “Нур” (Санкт-Петербург, 1905 – 1914, Мәскәү, 1917 – 1918), “Тормыш” (Уфа, 1913 – 1918)

 

Яңа имлә

1920-1927 гасыр

1920 елның 19 декабрендә Татарстан АССР Халык комиссарлары шурасы декреты белән татар теленең гарәп язуы төгәлләнгән һәм җиңелләйтелгән: кайбер хәрефләр һәм билгеләр юк ителгән, өстәмә хәрефләр кертелгән булган.

 

Яңа имлә

 

Яңалиф

1927-1939 гасыр

Большевиклар азатлык вәгъдә итеп Русия импраторлыгы халыкларын үзенең хәрәкәтенә җәлеп иткәннәр. Башта алар үз сүзен үтәделәр, әмма көчәеп киткәч, алар башка сәясәтне алып бара башлаганнар. Мәҗбүр итү сәясәтенең беренче адымнарының берсе – төрки халыкларын яңа әлифбага күчерү.

Яңалиф – 1920 елларның ахырында төрки телләрнең латин язуына күчерү буенча гомумсоюз проект. Рәсми рәвештә төрки телле республикаларда һәм автономияле өлкәләрдә 1928 елда гарәп язуы нигезендәге әлифбаларга алмашка кертелә.

1926 елның февралендә Бакыда үткәрелгән беренче тюркология съезды барлык төрки телләрне латин язуына күчерергә тәкъдим иткән. Шул ук елның апрелендә Казанда “Яңа татар әлифбасы” җәмгыяте үз эшен башлый.

1927 елның 3 июлендә Татарстан АССР хөкүмәтенең махсус карары белән Яңалиф Татар теленең рәсми әлифбасы итеп раслана, аны гамәлгә кертү турында бер-бер артлы карарлар кабул ителә.

 

 

Яңалиф

 

 

Татар теле дәреслеге

 

Кирил әлифбасы

19 гасыр/1939-бүген

Яңалифкә карашын үзгәрткән Совет хөкүмәте күптән түгел генә гарәп әлифбасыннан аерылган төрки халыкларны кирил графикасына күчерергә тели.

1939 елның 5 маенда ТАССР Югары Шурасы Президиумы татар язуын яңалифтән рус графикасы нигезендә төзелгән әлифбага күчерү турында Указ чыгара.

Әмма бу татар теленең кирил әлифбасы белән беренче очрашуы түгел: 19 гасырда миссионер Николай Ильминский татарлар өчен Керәшен әлифбасын булдырган. Әлеге әлифба чукындырылган татарларны ислам дине тәэсиреннән саклау һәм рус, православ мәдәниятендә ассимиляцияләү өчен булдырылган булган.

 

Латин әлифбасы

бүген

ХХ гасырның башында шагыйрь Сәгыйть Рәмиев татар теле өчен латин хәрефләрен тәкъдим иткән.

1927 елда Совет Берлегенең барлык төрки халыклары латин язуына нигезләнгән Яңалифкә күчкәннәр һәм күчерелгәннәр. Рәсми кулланылышта ул 12 ел гына булган.

"Гласность" заманында латин әлифбасын кайтару фикере күтәрелә башлый. Ниһаять, 1999 елда "Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә торгызу турында" кануны кабул ителде.

2012 елда ТР Дәүләт Шурасы "Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында" канун өлгесен кабул итте.

Латин әлифбасын Ачык Университетта өйрәнә аласыз: https://univer.tatar/course/15/


Ачык Университет

2021 Ачык Университет. Барлык хокуклар якланган.

CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт

CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт