Татарларда фән тарихы: кайбер күзәтүләр

Тарих

Татар халкы үз тарихының һәрбер дәверендә мәгърифәт эше белән шөгыльләнгән. Дәүләтчелек фән, мәгариф, гыйлемнән башка мөмкин дә түгел, әлбәттә. Дәүләт структураларыннан мәхрүм калганнан соң да татарларда мәгърифәт эше һич туктамый. Әлеге кыска язмада без татарларда фән тарихына тукталырбыз. 


Һәр төрле фәнни белемнең һәм фәлсәфәнең башлангычы мифларда ята. Мифның функцияләре күп, әмма дөньяны танып белү рәвеше буларак ул аеруча әһәмиятледер. Борынгы төркиләрнең Ауразия киңлекләрендә яшәгән башка халыкларныкына охшаш мифлары да, үзләренә генә хас әкият-риваятьләре дә булган. Үрдәкнең диңгезгә чумып балчык тартып чыгаруы, шуннан дөньяны ясалуы турында мифны барыбыз да беләдер. Ул татарларның күрше халыкларында да бар, чөнки географик якынлык фольклорның таралуына уңай йогынты ясаган.


Борынгы төркиләрнең космогониясендә Тәңрегә дә, Үлгән һәм Эрклигка да, Умай Анага һәм төрле ияләргә, рухларга урын табылган. Болары фәнни белем түгел, әмма дөньяда һич аңлашылмый торган серле процессларны үзенчә рациональләштерергә тырышу булган.


Далаларда яшәгән, меңәр чакрымнарны эһ тә итмичә үтәргә өйрәнгән төркиләр өчен төнге күк йөзе - гаҗәеп серләр чыганагы. Махсус җиһазлар ярдәмендә өйрәнмәсәләр дә, алар күк белән дус булганнар. Астрономия белән бәйле аерым мифлар һәм атамалар уйлап табылган. Айдагы шәүләләрне борынгы кеше Зөһрә кыз дип аңлата. Ә Кече Җидегәндәге иң якты йолдызларга Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат исемнәрен биреп, Зур Җидегәнне җиде карак дип атый да, шуннан төнге күк йөзендә вестерн тамашасы башлана: төне буена җиде карак Тимерказыкка бәйләнгән атларны урламакчы була, ә тегеләр и чабалар, и чабалар! “Җидегән җиде урар, Тимерказык урынында торыр” ди халык мәкале. Примитив, наив “фәнни” карашлар шушындый инде ул.


Төркиләрнең календарь системасы да булган. “Мөшәл” исемле 12 еллык циклда һәр елның үз исеме була: Тычкан, Сыер, Барыс, Куян, Аждаһа, Елан, Елкы, Сарык, Маймыл, Тавык, Эт, Дуңгыз еллары. Бу система безгә таныш, әмма хәзер без аны Көнчыгыш календаре дип беләбез. Ә чынлыкта татарларда Мөшәл системы бик озак вакыт дәвамында сакланган, туган көннәрне дә 12 елга бер мөшәл буенча билгеләү киң таралган булган.


Төркиләрнең язу системасы - рун язуы да була, үз тәкъвимнәре дә, дөньяның барлыкка килүен аңлата торган ышанулар системы да була. Болар барысы да гыйлемнең иң гади башлангычлары.


Әгәр дә Идел буе Болгары дәүләтенә килсәк, монда фән үсешенең сокландыргыч нәтиҗәләргә ирешүен күрербез. ​XIV гасырда Болгарда яшәгән астроном Мәсгуд әл-Болгари, астрономия кораллары кулланып, намаз вакытларын ачыклау белән шөгыльләнә. Бу үтә дә табигый хәл, чөнки моны тормыш ихтыяҗлары таләп иткән. Әйе, аның да кораллары гади булгандыр, әмма шундый галимнең булуы, аның җәмгыятькә хезмәт итүе үзенә күрә бер күрсәткеч.


Болгар мөнәҗҗимнәренә мәчетләрне кыйблага юнәлтеп төзү эшендә дә катнашырга туры килгән. Кыйбланы дөрес билгеләр өчен сферик астрономия нигезләрен белергә кирәк. Дөрес, еш кына мәчет төзегәндә аның михрабын көньякка карату белән генә чикләнгәннәр, ә инде Кәгъбәтуллаһка туры карау өчен мәчетнең үзендә идәндә сызыклар сызганнар. Мондый мәчетне күз алдына китерер өчен Казандагы Апанай мәчетенә кереп чыгарга була: анда да михраб белән кыйбла юнәлеше туры килми.


1135 елда Болгарга барып җиткән сәяхәтче Әбү Хәмид әл-Әндәлүси теркәп калдырганча,  болгарлар котып балкышларын күзәткәннәр. Моның өчен алар 700әр чакрым ераклыкка, төньякка таба сәяхәт иткәннәр.


Дәүләт төзү, шәһәрләр кору һәм сәүдә белән шөгыльләнү өчен математика да, химия дә, сәясәт белеме һәм күпмедер дәрәҗәдә фәлсәфә дә кирәк булган. Болгарлар бу фәннәрне дә, медицина һәм теологияне дә үстерә алганнар.
 

Беренче татар университеты


Асылда татар университетының башлангычы дип “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен дә, Уфадагы “Галия”не дә атарга булыр иде. Соңгысы университет төшенчәсенә яхшырак та туры киләдер, чөнки ул мәдрәсәнең концепциясе “галия”, ягъни иң югары белем бирүгә корылган була. “Галия” мәдрәсәсендә киң спектрдагы дөньяви фәннәрне дә укытканнар, башка мәдрәсәләрдә сыйфатлы белем бирерлек мөгаллимнәр әзерләргә омтылганнар.


Хәлбуки, татарларда үзенең исеме белән үк университетка якын булган белем бирү проекты булган. 1907 елда Казанда “Гавам дарелфөнүне” барлыкка килгән. Хәзерге телгә без аның исемен “Халык университеты” дип тәрҗемә итә алабыз.
Аның башында Ибраһим Терегулов (1852 - 1921) торган. Терегулов Казанда Татар укытучылар мәктәбендә укыта, югары дөньяви белемгә ия була, чөнки Казан ветеринария институтын тәмамлый. Ул Каюм Насыйри эшләренең дәвамчысы була, тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә (терлекчелек, гигиена, бакчачылык, игенчелек һ.б.) караган фәнни-популяр китаплар язып бастыра. Тәрҗемәче буларак та билгеле, рус авторларыннан А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.В. Гоголь, Л.Н. Толстой, А.К. Толстой, А.Н. Островский һ.б. әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Татар фәнни терминнары юнәлешендә дә эшли, мәктәпләр оештыруда катнаша, “Йолдыз” газетасын чыгаруда хезмәттәшлек итә.


“Гавам дарелфөнүне” лекторий форматында эшли. Аның беренче лекциясен 1907 елның 13 ноябрендә “Болгар” чәйханәсе залында Ибраһим Терегулов үзе укый. Чыгышы йогышлы авыруларга багышланган була. 


Лекторийда халык сәламәтлеге, авыл хуҗалыгы һәм төрледән-төрле фәнни-популяр темалар күтәрелә. Лекцияләрнең берсе “Металлар” темасы турында була, ул төрле тәҗрибәләр ясап күрсәтү белән аралашып бара. Тәҗрибәләрне Казан университетының минералогия кабинеты лаборанты-препараторы Йосыф Гайсин үткәрә.


Тарихчы Гайнетдин Әхмәрев 1908 елның 13 ноябрендә «Болгар тарихы» һәм 1909 елны «Казан тарихы» темасына лекция ясый. Монда тылсымлы фонарь аша рәсемнәр дә күрсәтелә.


1910 елда Габдулла Тукайның халык әдәбияты турындагы, юрист С. Салихов һәм башкаларның бүтән темаларга лекцияләре дә шушы җәмгыять оештыруы нәтиҗәсендә уза. Тукайның данлыклы лекциясе турында сөйләгәндә “Шәрекъ клубы” гына искә алына, ә бит чынлыкта клубның лекторие шушы дарелфөнүн кысаларында узган.


Лекцияләр түләүле була, ә килгән керем “Шәрекъ клубы” файдасына бирелеп бара. Гавам дарелфөнүне - онытылган проект, әмма үз чорында аның халыкка йогынтысы зур була, татар җәмәгатьчелеге аны бик уңай кабул итә.
 


Ачык Университет

2021 Ачык Университет. Барлык хокуклар якланган.

CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт

CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт