Телләр өйрәнү баланың башын бутыймы?

Тәрбия Тел

Телләр турында сөйләшүне дәвам итеп, киләсе берничә мәкаләне күптеллеккә бәйле булган ялгыш фикерләргә (стереотипларга) багышлап узыйк. Татарстанда һәм бик күп башка урыннарда әти-әниләр берничә тел белә икән, алар бу очракта шул телләрне балага яшь чактан ук өйрәтеп килә ала. 5-7 яшьләргә җиткәч, бу бала ике телне дә аңлый һәм үз фикерләрен җиткерә алырлык итеп үсеп җитәргә мөмкин. Ләкин, кызганычка каршы, халык арасында еш очраган хатаның берсе — телләр өйрәнүне баланың физиологик яктан артта калуы һәм баш миендә буталчыклык китерүе белән катыштыру. Чынлап та, 20 гасыр башында Америка Кушма Штатларында  һәм күп кенә Аурупа илләрендә хөкем сөргән бу фикер күп кешегә телләр өйрәнүгә каршы бер зур сәбәп булып тора. Соңгы берничә дистә еллар дәверендә неврология, психология һәм педагогика буенча эшләнгән ачышлар бу фикерләргә катгый каршы чыга. Киресенчә, дөньяның иң тирән ачышлар ясаучы данлыклы галимнәре тумыштан телләрне өйрәнү балага файдалы дип саный; киләчәктә күптеллелек мәгариф, мәдәни, социаль яктан, баш миен үстереп җибәрү өчен көчле бер этәргеч булып тора дип раслыйлар.

Мәсәлән, алман профессоры Анник Де Хауер балалар тумыштан ук берничә телне бер үк вакытта өйрәнергә, хәтердә тотарга һәм бер телне икенче телдән аерырга биологик һәм физиологик яктан әзер дип белдерә. Балачактан телләр өйрәнүнең өстенлекләре йөзләгән фәнни эзләнүләр нигезендә исбатланган, галимнәр һәм бигрәк тә тел остазлары арасында бу күптән аксиома буларак кабул ителгән факт. АКШ профессоры Сильвина Монтрул кеше баш миенең тотрыклылыгы һәм зирәклеге турында яза. Бу сыйфатлар балага  яшь чактан ук һәр телнең синтактик, фонологик һәм башка лингвистик үзенчәлекләрен аерырга һәм истә тотарга мөмкинчелек бирә дип яза. Моннан тыш, бер үк вакытта берничә телләр өйрәнгән балаларның үсеше бер генә тел өйрәнгән баланың үсешенә охшаган, һәм үсә бара, полилингваль мохиттә яшәгән бала, ике телне дә  бер дәрәҗәдә үзләштерә ала дип аңлатыла.

Алсу Гыйльметдинова, лингвистик белем бирү өлкәсендә PhD (АКШ), КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге хезмәткәре.


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт