Татар дигән этноним ул, билгеле булганча, данлыклы, күптән килә торган этноним. Ләкин кызганычка каршы, аның ышанычлы этимологиясе юк. Бер нәрсә аңлашыла: бу төркиләр дөньясында булган этнонимнарның бер тип этнонимга туры килә. Мәсәлән, хәзәр, болгар, татар. Бу этнонимнарның ахырында без «ар» дигән сүзне күрәбез. Чынлыкта, галимнәрнең фикере буенча бу «ир» сүзеннән килеп чыккан. Ягъни болгар, хәззәр дигән сүзләрдә дә ир компоненты бар һәм ул кеше мәгънәсен, төшенчәсен аңлата торган нәрсә. Әмма «тат» дигән тамырның кайдан килеп чыкканлыгы билгеле түгел. Дөрес, Кавказда тат дигән халык бар. Индо-иран теле буенча, «тат» сүзе «чит» дигән төшенчәне аңлата. Димәк, татар ниндидер бер төркем өчен ят булган этник төркемне аңлатырга мөмкин. Әмма «тат» сүзенең төгәл мәгънәсе әле дә билгеле түгел. Безнең өчен татар этнонимы мәгънәви яктан кайдан килеп чыкканлыгы аңлашылмый.
Чыганак: http://elbette.ru/tarih/tatar-atamasy-turynda-ike-s-z/
Алтын Урдада ислам дигәч, беренчедән, карарга кирәк территорияне, Алтын Урда территориясен...
Татар халык киемнәренең тарихы, аларга хас билгеләр. Идел-Урал татарларының милли кием...
Татар халкының генеалогиясен өйрәнүдә соңгы ачышлар. Татарлар – европеоид халык. Без Ев...
...
2021 Ачык Университет. Барлык хокуклар якланган.
CODERLAR тарафыннан эшләнгән сайт