Курсның тасвирламасы
«Әдәби лаборатория. Хикәя язабыз» — татар телендә проза ясарга теләүчеләр өчен практик курс. Әлеге курс, әдәби әсәрнең тема белән идеясын барлаудан, материал туплаудан башлап, нәшрият белән эшләүгә кадәрге белемнәрне колачлый.
Курс башында Луиза Янсуар «заманчалык» төшенчәсенә ачыклык кертә, Айгөл Әхмәтгалиева әсәргә материал сайлау турында сөйли. Эпик сюжет структурасын Әлфәт Закиржанов аңлатып китә.
Темалар әдәбият өлкәсе белән генә чикләнми. Кино сәнгате белән параллельләрне Рәмис Нәҗмиев уздыра. Режиссер карашын Айдар Җәббаров яктырта. Шәһәрнең заманча музыкада чагылышы һәм шәһәр кодларын өйрәнү ысуллары турындагы фикерләре белән Рәдиф Кашапов бүлешә.
Өстәлгә язмыйча, үз әсәрне дөньяга ирештерү, нәшриятлар белән эшләү турында Гүзәл Хасанова бәян итә. Шулай ук курс кысаларында мөстәкыйль рәвештә, заманча татар әдәбияты һәм театры торышын аңлау өчен, «Ачык университет» проектының «Заманча татар мәдәнияте» курсын карау тәкъдим ителә.
Әлеге курс Чаллы шәһәрендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырылган әдәби лабораториягә нигезләнә.
Мөгаллимнәр

Курсның эчендә: