Еш бирелә торган сораулар

  • Бер модульдан икенче модулька «сикереп» буламы?

    Әйе, әгәрдә сез теманы яхшы белеп видеолекцияне дә карамыйча модуль ахрындагы тестны узсагыз.

  • Бу курска кергән видеоларны ачык рәвештә карап буламы?

    Бу видеоларны курска теркәлеп кенә карап була. Видеоны таратырга телисез икән, кешене курска теркәлергә чакырыгыз. Курстан башка видеоларны тарату автор хокукларын боза.

  • Ничек башлап була?

    Башлар өчен курслар бүлегенә кереп, сезгә ошаган курсны сайлысыз.

  • Мин курсны уздым һәм электрон рәвештә сертификат алдым. Система квалификацияне күтәрү буенча таныклыкны алырга тәкъдим итә. Нәрсәне ул аңлата?

    Барлык курслар Ачык университетның партнеры «Ачык мәктәп» ширкәте өстәмә белем бирү программаларына кертелгән һәм лицензияләнгән. Бу сезгә рәсми рәвештә бу курсны уңышлы узудан соң квалификацияне күтәрү буенча таныклыкны алырга мөмкинлек бирә. Система сезгә әлеге мөмкинлек белән файдаланырга тәкъдим итә. Бу мәҗбүри түгел һәм ул таныклыкны алу түләүле. Барлык килгән акчасы «Ачык университет» проектын үстерүгә юнәлдерелә. Әлеге таныклык, гадәттә укытучылар, түгәрәкне алып баручылар, экскурсоводлар өчен һәм тарихта үз белгечлеген дәвәм иттерергә теләүчеләр өчен кирәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта электрон варианттагы бушлай сертификат сезнең портфолио өчен яхшы өстәмә докумен була.

  • Мин проектка ничек ярдәм итә алам?

    Әгәр дә сез галим, укытучы яки берәр өлкәдә югары дәрәҗәдәге белгеч - без сезнең белән бергәләп, яңа программа төзи алабыз. Безгә видеоператорлар, фотографлар, курсларның администраторлары кирәк. «Ачык университет» турындагы мәгълүмәтне мөмкин кадәр күбрәк аудиторияга җиткерергә тырышыгыз. Проектка мәдди яктан да ярдәм кирәк.

  • Курсланы узу бушлaймы?

    Әйе, барлык курсларны узу бушлай. Ахырда сез электрон рәвештәге сертификат аласыз, ә квалификацияне күтәрү буенча таныклык соравы буенча түбәндәге җавапны карагыз.


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт