Закирҗанов Әлфәт Мәгьсүмҗан улы

Мөгаллим турында

1959 елның 7 октябрендә Мамадыш районы Югары Яке авылында туа. Башта үз авылында башлангыч мәктәптә, аннары Кече Кирмән сигезьеллык һәм Урта Кирмән урта мәктәбендә белем ала.

Хезмәт юлын 1976 елда Түбән Кама шәһәрендә төзүче-плотник буларак башлый. 1978—1983 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләре белән тирәнтен кызыксына. Институтны тәмамлагач, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1984—1987 елларда Уразбахты урта мәктәбендә директор вазыйфаларын башкара. 1987 елны гаиләсе белән Казанга күчеп килгәч, мәктәптә укытучы, директор урынбасары булып эшли. 1989 елны Мәскәүдәге Милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага укырга керә һәм әдәбият укыту мәсьәләләре белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлый. 1903 елда "Татар мәктәбенең өлкән классларында драма әсәрләрен өйрәнү" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Мәгарифнең милли проблемалары институтының Казан филиалында фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип вазыйфаларын башкара. 1995 елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, ә инде 1997 елдан доцент булып эшли.

Мәктәптә һәм вузда татар әдәбиятын укыту проблемалары белән ныклап шөгыльләнү нәтиҗәсендә, рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 һәм 11 классларында укучы татар балалары өчен әдәбият дәреслекләре төзүдә актив катнаша. Моннан тыш татар теле, әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен дәреслек-әсбаплары басылып чыга: "Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре (1997), "11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту" (2001), "Сыйныфтан тыш уку дәресләре" (2002). Хезмәттәшләре белән берлектә "Татар әдәбияты: теория, тарих" (2004) китабын чыгаруга зур өлеш кертә. Татар әдәбияты тарихы, бүгенге әдәби процесс белән якыннан кызыксынып яши. Әдәби тәнкыйтькә, проза торышына, драматургия мәсьәләләренә караган мәкаләләре "Казан утлары", "Фәнни Татарстан", "Фән һәм мәктәп", "Мәгариф", "Шәһри Казан" һ. б. газета-журналларда даими басылып килә. Ә. Закирҗанов 50 дән артык фәнни хезмәт авторы. 2004 елда хәзерге татар драматургиясендәге һәм театрындагы эзләнү-табышларның идея-эстетик үзенчәлеген ачуга йөз тоткан тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы—"Заман белән бергә" исемендә дөнья күрде.

2005 елның 28 февралендә, Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар: X. Миңнегулов, А. Әхмәдуллин, 3. Хөснияр), Язучылар берлеге Идарәсе Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итте.

Мөгаллим әлеге курсларда катнаша


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт