Биюче, хореограф, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының балетмейстеры. «Алтын битлек» (2018) һәм Муса Җәлил (2019) премияләре лауреаты,«Иҗади мохит» мәдәни башлангычлар фонды куйган «Зов начала (Әлиф)» спектаклендә баш рольне башкаручы.
Халыкара театр проектларында катнаша. «Сөембикә» биюе, «Бие-бие Хәйбулла», «MY NURIEV» моноспектакле, хореографик номерлар («Шамаил» спектакле) авторларының берсе. Композитор Ислам Вәлиев белән «ДНК күчеше» (DNA Shift) биюен иҗат итә.