Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы

Мөгаллим турында

Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы – шагыйрә. 1985 елның 6 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе - тәнкыйтьче, әнисе - шагыйрә. Башлангыч сыйныфны Казанның 29 рус мәктәбендә, калганын – 2 нче татар гимназиясендә укыган. КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган. "Ялкын" журналында эшли.

Казанда узучы татар альтернатив кичәләренә яратып йөри. Аның өчен китап чыгару кебек эш-гамәлләр мөһим түгел. Шагыйрәнең эше шигырь язу, дигән принципка хыянәт итми. Алай да бик тиздән Йолдыз Миңнуллинаның китабы чыгар дигән өмет бар.

Мөгаллим әлеге курсларда катнаша


Ачык Университет

2019 Ачык Университет. Барлык хокуклар да якланган.

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт

КОДЕРЛАР тарафыннан эшләнгән сайт